18 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
Яна ел маскарады
Хәерле көн, хөрмәтле редакция, дип яза безгә Шәймәрдәновлар гаиләсе. Безнең кызыбыз Асель исемле. 3 гыйнварда аңа 10 ай тулды. Рәсемдә - кызыбызның беренче Яңа елы. Без аңа клоун костюмы тектек. Сөекле нәниебезнең җиңүенә ышанабыз.
-
Яна ел маскарады
Кира Камалетдинова 10 нчы балалар бакчасында тәрбияләнә. 28 гыйнварда аңа ике яшь тула. Рәсемдә - Кира камка костюмында.
-
Яна ел маскарады
Хезмәт һәм химзавод ветераны Макарчева Вера Ивановнаның гаилә альбомында бу фотография кадерле истәлек булып саклана. В.Макарчева 50 нче еллар ахырында "Коммуна" кинотеатрында узган бал-маскарадта Кар кызы костюмында.
-
Яна ел маскарады
Санэпидемстанция коллективы 1998 елны каршылаганда.
-
Сыра – ул алкоголь
- 2012 елның 1 июленнән федераль закон нигезендә сыра алкогольле продукция статусы алды, - дип мәгълүмат бирде Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Эльмира Досманова. Яңа елның 1 гыйнварыннан алкогольле продукция куллануны чикләү һәм әйләнешкә кертүне тәртипкә салучы положениеләр үз көченә керде. Нәкъ менә: - 22.00...
-
Тукталыш кирәк
Җәй көне булган юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә автовокзал каршындагы автобус тукталышы павильоны зыян күрде, аны алырга туры килде. Хәзер транспорт көтүче кешеләр ачык урында тора, җил-яңгырдан качарга урын юк. Шәһәр власте бу проблеманы игътибарсыз калдырмасын иде. Р.Яруллин
-
Хокук фәне
Хокук фәнен төптән белүчеләр - өченче мәктәп һәм беренче гимназия укучылары. Моны район олимпиадасы марафоны ачыклады. Вадим Шишков, тугызынчы сыйныфта укучы көндәшләрен артта калдырып, беренчелеккә чыкты (3 нче мәктәп, Гөлүзә Бондарева). Мария Козырева беренче гимназия данын яклады һәм җиңүче дип игълан ителде (10 нчы сыйныф, гимназия, Эльмира Вәлиева). Унберенче сыйныф...
-
Җәмгыять белеме
Җәмгыять белеме буенча район бәйгесендә өченче мәктәпнең 7 нче сыйныфы укучысы Мария Алашеева иң яхшы белем дәрәҗәсе күрсәтте (укытучы Юлия Гыйләҗетдинова). Ә сигезенче класслар арасында икенче мәктәп шәкерте Алинә Гайфуллинага тиңнәр булмады (Гөлүзә Бондарева). Линда Мозаива, иң күп балл җыеп, тугызынчы сыйныфта белем алучылар арасында җиңү яулады (3 нче мәктәп,...
-
Китапханә заман белән бергә
Гассар исемендәге мәдәният сараенда ремонт баруга карамастан, үзәк китапханәдә эшләр үз көенә дәвам итә. - Без хәтта бәйрәм көннәрендә дә график буенча эшләдек, - ди үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Людмила Красноперова. - Бу чорда матур әдәбиятка һәм заманча авторларның китапларына ихтыяҗ зур булды. Яңа елда район китапханәләренә 73 исемдәге газета...
-
Иң грамоталы укучылар
Рус теле бәйгесендә уңышка ирешкән укучылар нәкъ шундыйлардан. Беренче мәктәпнең тел белгече Лилия Җамалиеваның 7 нче сыйныф укучысы Дарья Казарова А.Пушкин телен иң яхшы үзләштерүче буларак беренче урынга чыкты. Шул ук уку учреждениесенең 8 нче класс шәкерте Наталья Малыхина да җиңүче исеменә лаек булды (Ольга Красильникова). Гимназияле Алинә Смирнова унынчы...
-
Ветераннар күңел ачты
Клара Галләмова җитәкчелегендәге ветераннар хоры өчен ял кичәләре еш оештырыла. 14 гыйнвар көнне дә коллектив "Юность" район мәдәният йортына чираттагы очрашуга килде. Өлкәннәр яшьлек чоры җырларын искә төшереп, вальс әйләнеп ял иттеләр. Пенсионерлар аккомпаниатор Михаил Прокофьевның баян көенә биюләр оештырдылар, борынгы уеннарны искә төшерделәр һәм яхшы тәэсирләргә баеп таралыштылар.
-
Авылларда кичәләр гөрли
Авыл клубларының Яңа елча бизәлгән залларында театрлаштырылган бал-маскарадлы, концертлы тамашалар узды. Кыш бабай, Кар кызы катнашында концертлар, лотерея уеннары, дискотекалар оештырылды. Кышкы каникул көннәрендә учреждение хезмәткәрләре балалар турында да онытмадылар. Төрле тематик кичәләр, конкурс-уеннар клубка балаларны күпләп җыйды. Тихоново, Ижевка, Татар Чаллысы, Иске Гришкин, Монашта Раштуа очрашулары гөрләп үтте. Җыр-биюле,...
-
Минем тормышым – брейк-данс
Һөнәрләре буенча иң яхшыларны данлау узган елга нәтиҗә ясау булды. Алар арасында "Мастер" үсмерләр клубы тренеры Сергей Улько да бар. Вәсилә Мортазина - Сигез ел элек энергияле егетләрдән команда туплау идеясе башка килде, - дип бүлешә ул. - Һәм теләк чынга ашты. Брейк-данста, тормыштагы кебек үк, уңышка ирешергә теләсәң, үз...